Логотип
Хәбәрләр

Татар мәдәниятенең чыганаклары турында фәнни конференцияфән һәм музей даирәсен берләштерәчәк

17-21 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее “Музей белеме: Идел белән Дагстан арасында басма һәм интеллектуаль бәйләнешләр” дип исемләнгән фәнни конференция үткәрә. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Конференция Бертуган Кәримовлар басмаханәсенең 125 еллыгына багышлана. Аның кысаларында фәнни чыгышлар ясала, иҗат лабораториясе һәм 3 ачык лекция үткәрелә.

Конференция татар мәдәнияте һәм тарихын өйрәнүдә иң мөһим өлкәләрнең берсе булган язма традиция мәсьәләсенә кагылачак һәм 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы дәверен үз эченә алачак. Шәрекъне өйрәнүче галимнәр, төркият белгечләре, филологлар һәм музей белгечләре кулъязма һәм басма китап традицияләре, матбага эше, эпиграфика турында фикер алышачак. Докладлар һәм комментарийлар белән Россия Фәннәр академиясенең Мәскәү, Махачкала һәм Уфадагы фәнни-тикшеренү институтларыннан, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Дәүләт Шәрекъ музееннан вәкилләр чыгыш ясаячак.

Конференциядә катнашучылар Татарстан Милли музее тупланмасында саклана торган уникаль ядкарьләр – төрле язма чыганаклар белән танышачак. Конференциянең чаралары яңа Камал театры бинасында, Милли музейда һәм аның филиаллары – Боратынский музее һәм Габдулла Тукай әдәби музеенда үтәчәк. Шулай ук өч ачык лекция укылачак, аларны теләге булган һәм теркәлү узган һәркем тыңлый алачак.

17 декабрь, 17:30
 Г. Камал театры (Һади Такташ ур, 74) – кече зал 

Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти, ТР МДН рәисе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, шәригать фәннәре докторы, курра-хафиз
 «Татар дин галимнәренең Коръән фәннәре үсешенә керткән өлеше. Татарларда Коръән бастыру традицияләре. Үткәне һәм бүгенгесе»

18 декабрь, 18:00
 Г. Тукай әдәби музее (Тукай ур, 74)
 Гүзәл Төхвәтова, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай әдәби музее мөдире, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты
 «ХХ гасыр башында Габдулла Тукай китапларын бастыру: төзелеше, иллюстрацияләр, шрифт һәм сату мәсьәләләре»

19 декабрь, 15:30
 Г. Камал театры (Һади Такташ ур, 74) – кече зал
 Илья Зайцев, тарих фәннәре докторы, Дәүләт Шәрекъ музееның генераль директоры урынбасары, РФА профессоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021