Логотип
Хәбәрләр

Казанда “Сәрвиназ” балеты премьерасы узды!

Сәнгать, иҗат, милләт дип янып торучы яшьләр командасы 2 көн дәвамында – 2-3 декабрь көннәрендә “Московский” Мәдәният үзәгендә Казан тамашачысын сөендерде. Әлеге премьера күренекле татар композиторы, халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшев тууга 125 ел тулуга багышлап куелды.

Балет башланыр алдыннан режиссёр Булат Гатауллинның әлеге чара турында аңлатма буларак әзерләнгән язмасы бик урынлы иде. Шушы кыска текст аша да әлеге әсәрнең озын, сикәлтәле, юл узуын, бик күп каршылыклар аша үткәч кенә сәхнә күрә алуын аңладык...

Булат Гатауллин:

Хөрмәтле тамашачылар! Бүген сез озын тарихлы һәм үзенчәлекле язмышлы балет караячаксыз. Аның исемнәре дә, авторлары да заман җилләрендә үзгәреп килгән. 1948 нче елда композитор Салих Сәйдәшев һәм балетмейстер Гай Таһиров балет иҗат итә.  Ул “Гөлнара” исеме астында куелырга тиеш була. Ләкин сәяси сәбәпләр аркасында әлеге әсәр дөнья күрми кала. Гай Таһиров саклап калган клавирга нигезләнеп, 2002 нче елда композитор Илһам Байтирәк “Гөлнара” балетын яза. Хореограф буларак куелышка Сания Хантимерованы чакыралар. Ләкин кабат төрле сәбәпләр аркасында балет зур сәхнәгә чыга алмый кала. Бары тик 2024 нче елда гына тамашачы балет музыкасы белән Солтан Габәши исемендәге фестиваль кысаларында таныша алды. Хәзер ул “Сәрвиназ” исеме белән таныла. Либреттога килсәк, төп героиня – Хан кызы Сәрвиназ гаскәри Хәсәнгә гашыйк була. Моңа кызның әтисе каршы килә һәм кавышуга юл куймый. Көрәш вакытында Хәсән халәк була. Сәрвиназ, бу хәбәрне ишеткәч, манарадан ташлана. Спектакльнең тагын бер гүзәл образы – Сандугач. Ул – мәхәббәт, ирек, язмыш гәүдәләнешеме? Җавап сезнең йөрәктә.

75 елдан артык сәхнә күрмәгән әлеге әсәрне ниһать тамашачыга күрсәтү тарихын куючы дирижер Айдар Ниязов сөйләде.

Айдар Ниязов:

Ике ел элек мин Илһам Байтирәктән әлеге әсәрнең партитурасын сорадым. Аннан бер ел узгач без аны Милли музыка оркестры белән беренче тапкыр уйнадык. Бу партитураны 3 елга якын өйрәндем дисәм дә ялгыш булмас. Солтан Габәши исемендәге фестивальдән соң Сәидә Кадыйрова балет куярга теләве турында язды. Мин аның бу фикерен шундук күтәреп алдым. Либретто, музыка, эскизлар бар бит. Кемнәр белән куярга икәнне генә хәл итәргә кирәк иде. Шуннан соң инде Сәидә Казан мәдәният институтына мөрәҗәгать итте. Дөресен әйткәндә, бик кыска сроклар эчендә чыгарган балет булды бу. Балетмейстер бер ай куйды, оркестр белән зур, тулы канлы репетиция бер генә тапкыр булды. Шулай да, нәтиҗәдә без менә шундый матур балетны булдырдык.

 

Композитор Илһам Байтирәк:

Это Долгожданная премьера. Музыка была написана в 2002 году, должна была быть постановка к 1000-летию Казани. Так получилось, что балет родился сегодня. Самое главное, что он всё-таки родился. Музыка рождается когда она звучит на сцене. Я благодарен судьбе, что это сегодня состоялась. Желаю, чтобы этот балет жил, ставился на сцене Театра имени Джалиля. 

45 минут тирәсе барган балет тамашачы күңеленә хуш килде, ахырда барысы аягүрә басып, дәррәү кул чабып балет куючыларны каршы алды.

Балетны сәхнәгә менгерүдә зур көч куйган иҗат төркемен тәкъдим итәм. Аларның күбесе белән без инде башка күп проектлар, шул исәптән инде 5 елдан артык уздырылучы “Хәрәкәттә-бәрәкәт” бию проекты буенча да танышбыз.

• Проект җитәкчесе – Сәидә Кадыйрова – «Әйдә Бас «татар биюен үстерү остаханәсе» проектының җитәкчесе, «Хәрәкәттә-Бәрәкәт» проектының җәйге программасы кураторы, «Мирас» балалар үрнәк бию ансамбленең педагог-хореографы.

• Куючы балетмейстер – Мочалова Нинель Владимировна – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-репетиторы. Хореографик текстны Нинель Мочалова җитәкчелегендәге Казан мәдәният институты студентлары куйган.

• Куючы хореограф – Рафаэль Мустяков – «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе.

• Режиссер – Булат Гатауллин – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты., «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты.

• Куючы дирижер – Айдар Ниязов – дирижёр, композитор, Милли музыка оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.

Милләт һәм сәнгать дип янып торган шушындый яшьләргә һәръяклап ярдәм итәргә әзер булган җитәкчеләр, югары даирәдәге чын шәхесләр булсын иде дип телим. Чөнки кайчакта, шундый зур, изге эшләр белән янып йөргән иҗатчыларның канаты киселә, юлларына агач аварга гына тора. Мондый хәлләр булмас дип ышанасы килә…

Фото – Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021