Логотип
Хәбәрләр

Мин ничек кастингта катнаштым яки гади халык кастингларга йөрүдән «толк» бармы? Казанда Илһам Шакировка багышланган «Илһам» сериалы төшереләчәк

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ТНВ» каналының «Ватан 21» кинокомпаниясе Илһам Шакировка багышланган «Илһам» сериалын төшерәчәк. 3 сериядән торган сериалга кастинг ике көн дәвамында - 25-26 ноябрь үткәрелде. Режиссёры Рамил Гәрәев. Белүемчә, кино төшерүдә Рамилнең беренче тәҗрибәсе бу (бәлки ялгышамдыр). Моңа кадәр аның куелышында спектакльләр генә караган бар иде. Сценарий авторлары Рөстәм Галиуллин һәм Илдар Кыямов (Илдар абый диалоглар авторы булачак икән).

«Илһам» сериалында төшәргә теләк белдерүчеләр бик күп булган – 300 дән артык. Шулар арасында мин дә бар идем. Кастинг ничек үтүне эченнән күргәч, мин бездәге системаның ни дәрәҗәдә гадел булмавына гаҗәпсендем. Алай дисәк, нәрсәсенә гаҗәпсенәсең инде аның: дистәләгән еллар дәвамында ныгыган, инде «почти» нормага әйләнгән әйбер бит ул. Нәрсә турында сүз барамы? Артистларга өстенлек биреп, гади халыкны икенче планга күчерү турында әйтүем. Юк-юк, бу минем мескенләнүем түгел, ә нибары үзем күзәткән һәм тойган ситуациягә мөнәсәбәт кенә. Тәртипкә салып аңлатыйм. 

Сериалга төшү өчен кастинг булуын белеп алгач, кызыксынып, билгеләнгән ике көннең берсендә килергә дип гариза тутырдым. Гаризада килү вакытын сайлау мөмкинлеге бирелгән иде. Ну мин сайладым да – 14:50. «Барыбер ул вакытта ук булмас инде» дигән уй баштан узды-узуын, алай да «өметсез шайтан гына» дигәндәй, җыенып киттем. Кастинг өчен Тинчурин театрының яңа адресы – Татарстан 1дә урнашкан бинаның 301 кабинеты (1986-2002 елларда ул Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗановның эш бүлмәсе була) сайланган. Килүчеләрне театр хезмәткәрләре керә торган яктан оештыручылар каршы алып тора. Синең фамилияңне сорыйлар, исемлектән табып алып, шундагы номерны күкрәгеңә «чәпиләр» һәм син өченче катка, үзең төсле үк (дип уйлаган идем башта) бәхетен сынап караучылар янына менеп китәсең. Ә аңа кадәр сиңа тагын бер җөмләне әйтәләр: «Күкрәккә тагылган саннарга карамассыз. Больницадагы төсле «тере» чират була». Их, шул сүзләрне... 

Менгәч әзерләп куелган 3 урындыкта (3 урындык… Берьюлы 10нан артык кеше җыелып торган коридорда) яки идәндә утыручы кастинг үтүчеләрне күз йөртеп чыктым. Тәк, Ислам Калимуллин да монда, Рузилә Бәдретдинова да. Рузилә «Мине чакырдылар, мин гариза тутырмадым» диде. Әһә, мин әйтәм, мондый махсус чакырылганнар тагын булыр әле, дип уйлап куйдым. Ялгышмаганмын, аз булмады алай чакырылучылар… Кастингта катнашам дип, Энҗе Сәйфетдинова Әлмәттән үк килгән иде. «17:00 автобус кире Әлмәткә кузгала» дип алдан әйтеп куйды. Күрәсең шуңа оештыручылар аны чиратсыз уздырды. Аңларга була. Ләкин аннан соң башланган «беспредел» нервыларны ашады, болай да тотрыксыз рухи халәтне какшатты, әлбәттә… 

Алдан әйткәнемчә, үзен сынап карарга теләп, монда төрле һөнәр ияләре дә, профессиональ артистлар да җыелган иде. Төрле театр артистлары килә тора, китә тора, ә инде бер сәгать элек, ике сәгать элек чиратлары җиткән гади катнашучылар көтә бирә... 301нче бүлмәдән оештыручыларның берсе чыга да, берәр артистны «эләктереп» алып кереп китә. Ә шуның алдыннан торган кеше авыз ачып карап кала. Алдарак үземнең язылу вакытын юкка искә алмадым. Ник дигәндә, 14:50 керергә тиешле мин, көч-хәл белән, арып һәм туеп беткәч, 17:30 тирәсендә кереп 2 минут эчендә әйләнеп тә чыктым. Гаделсезлеккә һәм бар кешене тигез күрмәүгә әрнеп, кастингта катнашучыларны чакырып торучы кызны туктатып «Нишләп болай эшлисез соң? Чираты күптән җиткән, хәтта узып киткән кешеләрне ник һаман чакырмыйсыз?» дигәнгә «Башта профессиональ артистларны чакырабыз» дип әйтеп ташлады һәм, ялгышып әйтүен аңлап булса кирәк, шунда ук тынып калды. Әһә… Димәк, профессионал булмаганнарны да катнаштыру гади формальность кына? Яки массовка өчен «Оптом илаһи карарбыз әле» исәбе белән ахырга калдыру булдымы бу? Андый очракта да, әгәр алар профессионалларны һәм профессионал булмаганнарны аерып карарга теләгәннәр икән, бер көнне бер категорияне (алар үзләре бүлгәнчә), икенче көнне башка категория катнашучыларны чакырырга иде. Шулай түгелмени? Кастингта катнашам дип махсус килеп, аннары яше һәм сәламәтлеге аркасында башка көтеп утыра алмаган апаларның кайтып китүе шаһите дә булдым. Белмим, җәмәгать, бик үк гадел булмады төсле бу. Бәлки мин моны үземнең горурлыгыма тигәнгә генә шулай тойганмындыр. Кызган килеш язмыйм, дип берничә көн көттем. Әмма көннәр үткәч, тынычлангач бу фикерем ныгыды гына. Кыскасы, тагын берәр сериал яки фильмның кастингына барып кайтырга булыр әле. Бәлки мин артык якын кабул итәмдер, бәлки бу киң кулланыштагы нормадыр? Кем белсен.

Кастингка килгән артистлар исемлеген куям (үзем күргәннәр һәм истә калганнарны). Булачак сериалда бу йөзләрнең күбесе уйнаучылар исемлегендә булыр төсле: 

Илфак Хафизов, Альбина Гайзуллина, Илназ Хәбибуллин, Гөлназ һәм Рамил Вафиннар, Ирек Кашапов, Ильяс Шәрипов, Раил Шәмсуаров, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Эльвина Кәримова һ.б. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021