Илсөя Бәдретдинованы ни өчен «утыртканнар»?
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың яшь вакытында бик чая, үткен кыз булуын беләбез инде. Бу хакта ул үзе дә яшерми. «Улым Нариманны каршыма утыртып, тәртипле бул, урлама, ялганлама, матур гына йөр, тәртип бозма, дип әйтәм дә, соңыннан уйлап куям: минем яшь вакытта ниләр эшләп йөргәнне белмәсә генә ярар иде бу бала», – ди Илсөя. Шуннан соң үзеннән-үзе сорау туа: нишләп йөрде икән соң ул яшь чакларында?
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың яшь вакытында бик чая, үткен кыз булуын беләбез инде. Бу хакта ул үзе дә яшерми. «Улым Нариманны каршыма утыртып, тәртипле бул, урлама, ялганлама, матур гына йөр, тәртип бозма, дип әйтәм дә, соңыннан уйлап куям: минем яшь вакытта ниләр эшләп йөргәнне белмәсә генә ярар иде бу бала», – ди Илсөя. Шуннан соң үзеннән-үзе сорау туа: нишләп йөрде икән соң ул яшь чакларында?
Аның бервакыт урманнан чыршы урлап кайтканын ишеткән бар иде. Үзе сөйләгән иде ул бу вакыйганы. Ә менә... төрмәдә үк утырып чыкканын??? Мөгаен, бу хәбәрне укыгач, күпләрдә шок булыр.
15–16 яшьләрендә Илсөя Бәдретдинованы Яңа елда гел Кар Кызы итеп куя торган булганнар. Ул елны да аны Кар Кызы итеп киендереп, шәһәр чыршысын ачарга алып барганнар. Илсөя Бәдретдинова шигырь сөйли башлауга, чыршыдагы утлар кабынып, балкып янарга тиеш булган. Барысы да нәкъ шулай, уйланылганча килеп чыккан. Илсөя шигырьнең беренче куплетын сөйли башлауга, чыршыга асылган төрле төсле йодрык кадәр лампочкалар кабынып та киткән. Кызыл, сары, зәңгәр, яшел төсләргә буялган ул «Ильич лампаларын», бәлки, сез дә хәтерлисездер әле.
Утлар яна, бар да шатлана, ә Илсөянең эчендә ачу кайный. Авылдагы чыршыны бизәргә серпантин да булмаганда, шәһәр чыршысына йодрык кадәр лампочкалар элгәннәр, дип уйлый ул. «Карагыз, кара! Карап калыгыз! Төнлә белән бөтен лампочкаларыгызны урлап кайтып китәм», – ди ул эчтән генә, шатлыктан кул чәбәкләгән халыкка карап. Һәм... чынлап та, шул ук төндә бөтен лампочкаларны урлап кайтып китә.
...Икенче көнне каракны кулга алырга дип авылга милиция «буханка»сы килеп төшә. Илсөяне ике дус кызы белән шул машинага төяп, милиция бүлегенә алып та китәләр, биш исерек янына «обезьянникка» ябып та куялар. Кызлар шунда төн куна. Иртән милиционерлар кереп караса, биш исерекнең дә, дус кызларының да, көлдереп, эчләрен катырып бетергән булачак җырчы.
Кызларны сорау алырга чакыралар. «Алдыңмы?» – диләр. «Алдым!» – ди ялганларга өйрәнмәгән Илсөя. «Кайтар!» – диләр. «Кайтарам, – ди Илсөя, – тик сез безне башка теге «буханка»гыз белән авылга кайтарып куегыз, әниләр борчыладыр. Лампочкалар бит авылда». Авыл чыршысын бизибез дип алган икән кызлар ул лампочкаларны. Машинага төялеп, кабат авылга кайтсалар... Илсөя дус кызлары белән төрмәдә утырганда, теге лампочкаларны тагын кемдер урлап алып киткән...
Әнә шулай итеп, җырчының тормыш тәҗрибәсенә бер кич төрмәдә куну «бәхете» дә өстәлә.
Чыганак:Сөембикә журналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк