Ильяс Гафаров бәйсез татар музыкасы үсешенә дәүләт ярдәм итәчәк дип ышана
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бәйсез татар музыкантлары, ягъни, альтернативщиклар, дәүләттән ярдәм көтә. “Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров 40 биттән торган програм...
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бәйсез татар музыкантлары, ягъни, альтернативщиклар, дәүләттән ярдәм көтә. “Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров 40 биттән торган программаны, музыкантлар белән берләшеп, шәхсән үзе язуын әйтте. “Без үсеш юлын тәкъдим иттек. Әлеге программа буенча карар көтәбез. Аның кайсы өлешләре кабул ителер һәм күпме суммада акча бүленер – анысын әйтә алмыйбыз”, - диде ул бүген “Татар-информ”да Татар альтернатив музыка вәкилләре катнашында үткән матбугат конференциясендә. Матбугат конференциясендә шулай ук альтернатив музыкант Рәдиф Кашапов, “Juna” төркеме солисты Ания Фәйзрахманова, рэп башкаручы Альберт Нурминский һәм музыкант Илнар Фатыйхов катнашты.
“Аерым музыкантларыбыз дәүләт проектларында катнаша, мәсәлән, “Үзгәреш җиле” фестивалендә. Үзебезнең “Мин татарча сөйләшәм” фестивале ун ел үтә. Аңа да дәүләт ярдәме килә, - дип санап үтте Ильяс Гафаров. – Ләкин бер яктан гына ярдәм көтеп утырабыз дию дөрес түгел. Без хәзер аудиториябезне үстерү буенча эшлибез”.
Искәртеп үтәбез, шушы көннәрдә “Yummy music» лейблы үзенең 6 яшьлеге хөрмәтенә Казанның “Мәскәү” үзәгендә концерт оештырды. Концертны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова белән Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тамаша кылды.
“Татар-информ” журналистының әлеге визит нәтиҗәләре турында соравына җавап итеп, Ильяс Гафаров үзләренең яңа проектларын мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләргә күрсәтә торуларын әйтте. “Ләкин аларны утлар куеп, тере яңгырашта көчле тавыш белән ишетмичә торып күзаллап булмый. Алар нинди җырлар иҗат итә, сәхнәдә үзләрен ничек тота – барысын концертта гына күреп була. Шуңа чакырдык. Алар бик теләп килделәр һәм уңай тәэсирләр белән кайтып киттеләр. Җәйгә берникадәр планнары белән дә уртаклаштылар. Бәлки җәйгә хезмәттәшлек тә итеп булыр. Без һәрвакыт барысына да ачык – шәхси компанияләр булсынмы, дәүләт структураларымы. Безнең музыка барысына да туры килә”, - диде Ильяс Гафаров.
Рәдиф Кашапов “җәйге планнар”га бераз ачыклык кертеп, бәйсез музыкантларның Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытындагы мәдәни программага катнашуы турында сүз баруын әйтте. “Бәлки, бер сәхнәдә, бәлки, берничә сәхнәдә – әле төгәл хәл ителмәгән”, - ди музыкантлар.
“Без рус һәм чит ил музыкантлары янында үз музыкантларыбызны да күрәбез”, - ди Ильяс Гафаров. Дәүләт чиновниклары да рус һәм чит ил музыкантлары янында татар бәйсез музыкантларын күрәме – без бу турыда программа кабул ителгәч һәм Чемпионат кысаларында татар альтернатив музыка вәкилләре чыгыш ясавын күргәч беләчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк