«Җир астыннан юллар юк» җырын иҗат иткән композитор вафат
«Җырчының җирдәге юлы кыска булды», - дип яза Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы. Танылган җырчы, музыкант, композитор Рәүф Сәлтәшев 44 яшендә вафат булган. «Гаиләсе, туганнары белән беррәттән, бу юг...
«Җырчының җирдәге юлы кыска булды», - дип яза Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы. Танылган җырчы, музыкант, композитор Рәүф Сәлтәшев 44 яшендә вафат булган. «Гаиләсе, туганнары белән беррәттән, бу югалту ачысы тамашачылар күңелен дә әрнетә. «Зәңгәр күлмәк», «Җырым белән», «Җир астыннан юллар юк», «Калырмын йөрәгеңдә» һәм башка бик күп җырлары белән халык күңелендә калыр ул. Кыюсыз гына адымнар белән сәхнәгә чыкса да, халыкчан моңы белән тамашачыны әсир итте ул. Хәзер инде бу җырлар язмаларда калды, җырланмаганнарын ул үзе белән алып китте», - дип яза «Кызыл таң». Җырчының якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.
Фото: kiziltan.rbsmi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк