Иркә: «Белсәм дә, дәшмим...»
Күңел түрендәге иң кадерле һәм изге уй-фикерләрен һәрвакыт тамашачыларына җиткерергә омтыла җырчы.
Җырчы Иркә үзенең фәлсәфи уйларын социаль челтәрдәге дуслары белән бүлешергә ярата. Иркәнең тормышы белән кызыксынучылар аның бу үзенчәлеген аеруча яратадыр. Күңел түрендәге иң кадерле һәм изге уй-фикерләрен һәрвакыт тамашачыларына җиткерергә омтыла җырчы. Иркәнең Инстаграм тасмасындагы чираттагы язмасы да уйланырга мәҗбүр итә:
«Дилбегәне ничегрәк тотарга икәнен мин инде яхшы беләм... Атныкын да, тормышныкын да! Чыбыркыны да шартлата беләм, ике бармакны авызга тыгып, урамны ярып сызгыра да беләм! Күп нәрсә белсәм дә, аның турында бик кычкырып йөрмим, белгәнемне үзем беләм дә торам. Ә тәҗрибәле, олы, дөнья күргән кешеләрнең акыллы сүзләрен йотлыгып тыңлый беләм ансы.
Ә кайвакыт алар дөрес сөйләсә, өйрәтсә дә, ялгыша да беләм... Күпме жөмләләр язып булыр иде БЕЛӘМ сүзен кертеп, әйеме? Әниемнең, әтиемнең, әбиемнен иң яратмаган сүзләре «үзем беләм» дигән сүз булды... Ул сүзләрдә бик начар төшенчә ята дип әйтә иделәр мин үсмер чакта. Әле дә минем беркемгә дә «үзем беләм» дигән сүзне әйткәнем юк... Белсәм дә, дәшмим...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарийлар
0
0
Мин сирак жырчыларны яратам шуларнын берсе Ирка,Икенчесе Гузал Уразова.Аларнын табигаттан бирелган кунелларе чиста ,Жырчы очен ин кираге
0
0