Иркә: «Әнием көчле рухлы кеше, Аллага шөкер!»
Әти-әнисен хөрмәт итеп яши белгән бала бәхетле була, диләр. Иркә әнисенең күңелен күреп яши торган кеше, дип әйтсәк ялгышмасбыз. Җырчының әнисенә карата мәхәббәтен язылган сүзләреннән тоеп була. «Бер...
Әти-әнисен хөрмәт итеп яши белгән бала бәхетле була, диләр. Иркә әнисенең күңелен күреп яши торган кеше, дип әйтсәк ялгышмасбыз.
Җырчының әнисенә карата мәхәббәтен язылган сүзләреннән тоеп була. «Бер көн әниемне зур сәүдә үзәгенә алып бардым. Икәү генә рәхәтләнеп йөрдек...» – дип сүзен башлады ул. Шул көнне Иркә белән әнисе ресторанга кереп чәй эчкәннәр. «Ашау алдыннан менә шулай итеп чәй эчеп алды, үзе курмәгәндә төшереп алдым, шууундый матур күренеш булды бу минем өчен. Рәәхәтләнеп чашка астына салып, ээф итеп чәй эчте», – дип тәмләп яза ул әнисе хакында.
Әле тарих моның белән бетми. Иркә әнисенә бүген иртән дә соклангын. «Уянып, шыпырт кына бүлмәгә кердем, мине күрми, кызның иң кечкенәсе янына яткан да, үз-үзенә сөйләнеп ята...Ииии ходаем шул бала үсеп, укып, яраткан кешесен табып, эшкә урнашып, кияүгә чыгып, бала табып... шууул баланы карарга, тәрбияләргә көчем, гомерем җитсен иде ди....Менәәә мин эйтәәәм көчле рухлы кеше минем ӘНИЕЕЕМ...Аллага шөкер. Амин» – дигән ул, әнисенә сокланып.
Әти-әни янәшәңдә булуы үзе бер олы бәхет... Иркәнең әнисенә озын гомер телибез, балалары белән оныкларын сөендереп яшәргә язсын!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @irke_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк