Логотип
Хәбәрләр

Иркә: «Ышанырдай дуслар бар микән?»

«Матур сүзләр әйтеп, кочып, мактап, елмаеп, үбеп...һәм башкалар...Ә син борылуга артың белән (башка кешеләрнең матур сүзләрен тыңларга) артта йодрык күрсәтүләрдән тууууйдыым... Ике йөзлелек хай күбәйд...

«Матур сүзләр әйтеп, кочып, мактап, елмаеп, үбеп...һәм башкалар...Ә син борылуга артың белән (башка кешеләрнең матур сүзләрен тыңларга) артта йодрык күрсәтүләрдән тууууйдыым... Ике йөзлелек хай күбәйде. Ышанырдай дуслар бар микән?» - дип яза Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең Инстаграм челтәрендә.

Иркәне кемдер рәнҗеткән дип уйлаучылар өчен җырчы алдагы сүзләренә аңлатма да бирә:

«Ни булды дип сорамагыз, барысы да шәп. Бер танышым елап шалтыратты, жәлләдем... Предали опять друзья ди. Ышанмыйм мин дуслыкка ди», - дип төгәлли ул сүзен.

Әлеге тема буенча Иркәгә бик күп сораулар килә икән, шуңа күрә җырчы бу мәсьәләгә карата тамашачыларының фикерен белергә теләп, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. «Бәлки бу кыз да сезнең фикерне укып, фикерен үзгәртер», - дип өметләнә ул.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @irke_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк