«Ирләрчә сөйләшик!»
Дубай шәһәрендә узган ММА сугыш бәйгеләреннән соң тамашачылар алдында рэп жанрында иҗат итүче яшь артист Моргенштерн чыгыш ясаган.
Дубай шәһәрендә узган ММА сугыш бәйгеләреннән соң тамашачылар алдында рэп жанрында иҗат итүче яшь артист Моргенштерн чыгыш ясаган. Рус эстрадасында чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән башкорт егете тиз арада яшьләрнең мәхәббәтен яулап алды. Җырларының тирән мәгънәсе булмаса да, заманча көйләре һәм көчле энергетикасы белән артист тамашачыларны үзенә җәлеп итә.
Әйтергә кирәк, Алишерның иҗаты гына түгел, тормышы да һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның бөтен иҗаты һәм үз-үзен тотышы «хайп»ка корылган. Җырларындагы сүгенү сүзләре дә шушы максатка хезмәт итә.
Дубайдагы чыгышы вакытында кулына микрофон килеп эләккән тамашачы артистка усал итеп кисәтү ясый, «Монда синең ватандашларың килгән, җырларыңны балалар тыңлый, ә син сүгенү сүзләре кулланасың», – ди. Хәтта Алишерга «Ирләрчә сөйләшик!» – дип яный...
Моргенштерн исә мондый кисәтүләргә инде күптән игътибар бирми булса кирәк, үзенә бертуктаусыз янау сүзләре яудырып торучы тамашачысына ул бары тик концерттан чыгып китәргә киңәш итә.
Хөрмәтле укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә яшүсмерләр цензурасыз лексика кулланылган җырлар тыңлап кына «бозыламы»?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
Комментарий юк