Логотип
Хәбәрләр

“Сүзсез театр”. Камал театрында “Гашыйк Кәриб” спектакле премьерасы көтелә

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында М. Лермонтов әсәре буенча «Гашыйк Кәриб» (12+) спектакле премьерасы көтелә. Шул уңайдан театр спектакльнең иҗат төркеме белән очрашу оештырды. Очрашуда спектакльнең режиссеры Сергей Землянский, баш рольләрне уйнаучы артистлар: Илдар Хәйруллин, Ләйсән Гатауллина, Илсаф Нәҗипов, Равил Батыров бар иде.

Бу очрашуда ишетелгән сүзләрне башка берни белән дә бутап тормыйча, үз фикереңне өстәмичә генә дә бирергә була төсле. Әле спектакль чыкканчы ук шундый кызыксыну уята алган режиссёрны күргәнне, тыңлаганны хәтерләмим. Әңгәмә барышында режиссёр һәм артистлар спектакльнең куелу тарихы, репетицияләрдә булган төрле хәлләрне тамашачылар белән уртаклашты. 

Режиссёр Сергей Землянский: 

«Узган елның язында без Илгиз Газинур улы белән “Алтын битлек” милли театр премиясендә жюри булдык. Фестивальдән соң Илгиз миңа Камал театрында нәрсә дә булса куярга тәкъдим итте. Башта, труппа һәм репертуарны белмәгәнгә күрә, югалып калдым. Мондый очракларда мин һәрвакыт җитәкчелек тәкъдименә колак салам, аларның театрда нәрсә күрергә теләүләрен сорашам. Илгиз Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” әкиятен тәкъдим итте. Оятыма каршы, мин аның бу әсәре турында берни белми идем. Шунда ук укып чыктым. Искиткеч тарихлы әкият булып чыкты. Шуннан соң без кастинг уздырдык. Кастинг барышында ук үзем өчен Гашыйк Кәрибне дә, Мәгуль-Мәгәрине дә билгеләп куйдым. 

Әсәрне сайлаганда минем өчен каз тәне чыгуы мөһим. Димәк, бу яхшы әсәр.

Бу балет та, пластика да, бию театры да түгел. Дөресен әйткәндә, мин чынлыкта аны ничек атарга да белмим. Мин куйган спектакльләрне карагач, тәнкыйтьчеләр «пластик театр» диде. Мин бу сүзне сөймим, чөнки шунда ук ниндидер пластик стакан белән ассоцияция туа. Физик театр дисәк күбрәк туры килер, мөгаен. Физик театр төшенчәсенең мәгънәсе мондыйрак: бу заманча сәнгать формасы. Анда бию һәм театр кисешә; сүзләр мөһим түгел һәм кирәк тә түгел. Шулай ук сезнең хореографик әзерлегегез дә кирәкми, ә бары тик үз гәүдәгез белән танышасы килү һәм хәрәкәт итәргә теләү генә кирәк.

Миңа калса, кешеләр билетлар сатып алганда ул спектакльдә сүзләр булмаячагы турында кисәтергә кирәк» 

Камал театры труппасына чагыштырмача күптән түгел генә алынуына карамастан, Илсаф Нәҗиповның инде ике баш роле бар. Беренчесе Тургеневның “Сеңелкәш”ендә (2025 нче елгы премьера – авт.), икенчесе яңа чыгасы спектакльдә. Режиссёр рус кешесе булганга, очрашу русча алып барылса да, Илсаф үз фикерләрен татарча җиткерде. Калганнары урысча сөйләште. Начармы бу, яхшымы – үзегез уйлагыз инде.

Илсаф Нәҗипов:

«Мин Сергей Землянский исемле режиссерны белми идем һәм хореография дигәч, мин ничектер бу Нурбәк стилендә була торган спектакль булыр дип уйладым һәм катнашасым килмәгән иде. Аннары Землянскийның спектакльләрен кереп карадым һәм бу режиссерга гашыйк булдым. Ул вакытта инде кастинглар бара иде. 3 тур кастинг булды. 3 нче турда “мине алса гына ярар иде” дидем. Сергей Юрьевич бик зур таләпләр куя һәм аларны җиренә җиткереп эшләү кыен. Беренче атналарны бик читен иде, чөнки тән каткан. Хәзер инде алай ук тирләмибез дә» 

Мәскәү сериалларында төшеп инде әкренләп кино актерына әверелә барган Равил Батыровны ни рәвешле Камал театрына алып кайта алганнардыр – монысы әлегә ачык сорау. Татар театрында татарча белмәгән татар егетен алганнар. Кемдер «аңлый, ләкин сөйләшми», кайсыдыр «өйрәнә» диде. Үзеннән сорап карамый булмас ахрысы.

Равил Батыров: 

«Туган телем, татар теле белән мөнәсәбәтләр әлегә начар.

Бу минем Казан театрында иң беренче эшем, шуңа да зур җаваплылык таләп итә. Репетицияләр көн дә авыр. Ләкин иң зур кыенлык үз эчендә, чөнки монда текст юк, тәнең һәм гәүдәң генә бар»  

Камал театрының күп кенә спектакльләрендә баш рольне уйнаучы Ләйсән Гатауллина: 

«Мин бу спектакльдә һичшиксез катнашырга тиешмен дип уйладым. Кастингның беренче көнен хәтерлим. Бу көнне без 2 сәгать кенә эшли алдык, чөнки кичке спектакль бар иде. Сергей Юрьевич шул кичке спектакльдә уйнаучыларны чыгарып җибәрде һәм икенче көнне репетициягә чакырмады. Ничек борчылганымны белсәгез! Тик аннары мине барыбер алдылар.

Без көн саен шөгыльләнәбез. Башта бик кыен булды. Ә хәзер, кичке спектакльләрне уйнаганда, мин моны шундый җиңеллек белән эшләвемне аңлыйм. 

Чынлыкта, без физик тренажның театр актеры өчен бик мөһим булуын онытабыз. Әйе, студент чакта бу көндәлек эш. Ә инде артист булгач, «нәрсәгә миңа разминка?» дип уйлыйсың. 

Бу спектакльдә сүз, текст артында качып котылып булмый» 

Спектакльдә катнашучы иң өлкән артист Илдар абый Хәйруллин икән. Ул да репетицияләрдән хис-кичерешләре белән уртаклашты:

Илдар Хәйруллин:

«Репетицияләр башланды. Беренче репетиция - 2 сәгатьлек разминка. Тән, гәүдә тыңламый, эшләргә теләми, кан басымы күтәрелде. 75 яшьтә бу бик авыр икән...

Театрда чакырылган режиссер булганда бик кыен. Чөнки аның үз алымнары, үз гадәтләре, үз эстетикасы бар. Ә Сергей Юрьевичның сөйкемле сөяге бар, шундук үзенә җәлеп итте. Ул искиткеч кеше. Юморлы, бик йомшак, беркайчан да кычкырмый. Безгә кайвакыт кычкырырга мөмкиннәр, без шуңа күнеккән. Ә монда тыныч кына, барысы да яхшы бара. Әзерлексез килү оят та булып тоела башлады.

Без пантомима, ниндидер хәрәкәтләргә корылган спектакльләрне күп күрдек инде. Кеше сәхнәдә сикерә, ниндидер хәрәрәктләр ясый, ә миңа күңелсез - мин аның монда ни эшләвен аңламыйм. Ә «Гашыйк Кәриб»тә барысы да башкача» 

Ни дәрәҗәдә башкача икәнне премьера көннәрендә – 12, 13, 14 мартта күрербез, Алла боерса.

Землянский биографиясен карагач, инде бер тапкыр эшләгән театрга, таныш труппага кабат кайта торган гадәте бар кебек тоелды. Камал театры белән ничек булыр, күз күрер.

«Гашыйк Кәриб»кә музыканы Павел Акимкин яза. Куючы рәссам - Максим Обрезков. Ут куючы рәссам – Александр Сиваев. Видеосценограф – Ася Мухина. Либретто авторы – Андрей Щеткин.

Фото – Таңсылу Мостафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021