Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү программасы
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
9 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар программасы игълан ителде. Иртәнге 8.50...
9 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар программасы игълан ителде.
Иртәнге 8.50 сәгатьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркына килә. Дан мемориалы колоннадасына чәчәкләр салуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнаша.
Биредә бер минут тынлык була, Казан гарнизоны оркестры Россия һәм Татарстан Дәүләт гимннарын башкара, Казан гарнизоны мактаулы каравылы ротасы йөреше, Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәк салу, “Казан” су асты көймәсе истәлекле билгесе янында “Татарстан Диңгез җыены” иҗтимагый оешмасы белән аралашу була.
10.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында тантаналы чараларның рәсми өлеше башлана. Биредә Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын һәм Җиңү байрагын алып чыгу, Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы Җиңү парадының туры трансляциясенә тоташып, Россия Президенты Владимир Путинның чыгышын тыңлау һәм Россия Дәүләт гимнын башкару була.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. Татарстан Республикасы Дәүләт гимны башкарыла.
10.34 сәгатьтә Парадны кабул итүче – Казан гарнизоны җитәкчесе генерал-майор К.Д.Кулаковны каршы алу, парад сафы гаскәрләрен тикшереп чыгу була. Шуннан соң бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановка җиткерәчәкләр.
Казан гарнизоны, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Россия Юстиция министрлыгы, югары уку йортлары, республика иҗтимагый берләшмәләре гаскәрләренең тантаналы атлавы, хәрби техника йөреше була. "Җиңү көне" җырын башкаралар.
11.00 сәгатьтә ретро-автомобильләр колоннасы йөреше һәм 11.06-11.12 сәгатьтә чараның финал өлеше була. Биредә вокал-хореография композициясе тәкъдим ителә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов хәрби техника һәм иҗтимагый-патриотик оешмалар мәйданчыгын карап, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексына китә. Биредә ул Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашачак.
11.30-13.00 сәгатьтләр арасында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Пирамида”комплексында кабул итү чарасы була.
Татарстан Президенты 15.00-15.40 сәгатьләрдә Россиянең “Үлемсез полк” гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте акциясендә катнаша. Ул Ирек мәйданы - Карл Маркс урамы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы аша узачак.
16.00-21.00 – сәгатьләрдә Җиңү көнен бәйрәм итү Казансу елгасы яр буенда дәвам итәчәк.
17.00 – сәгатьтә Совет мәйданында "Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный" дигән концерт башлана.
“Үлемсез полк” акциясе Аграр университет тирәсендә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында башлана.
Сәгать унда Җиңү паркында башланган бәйрәм программасы кичкә кадәр дәвам итәчәк. Кичке җидедә “Казан Арена” стадионында концерт башлана һәм Җиңү көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана. “Казан Арена” стадионы салют карау өчен иң яхшы урын булачак.
Салют беткәннән соң, Ямашев проспектындагы “Казан Арена” стадионы тукталышыннан шәһәрнең барлык районнарына да автобуслар җибәрү оештырылачак. Шулай ук 5нче номерлы трамвай, 1нче номерлы троллейбус маршрутларының да эше көчәйтеләчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк