Иртәгә Казанда Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак
Иртәгә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула. Шул уңайдан Казанда аны искә алу чаралары узачак. 11.30да шагыйрьнең 1 май мәйданында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу узачак. Ә 12.00дә Татарста...
Иртәгә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула. Шул уңайдан Казанда аны искә алу чаралары узачак.
11.30да шагыйрьнең 1 май мәйданында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу узачак. Ә 12.00дә Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсен күрергә була. Быел аны ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм XII Халыкара төрек шигърияте фестивале лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт тәкъдим итә.
Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк, бөтен Россия буенча М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен мәңгеләштерү» презентациясе узачак. Музейга килүчеләрнең шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырьләр китапларын күрү мөмкинлеге булачак.
Шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен иң матур уку бәйгесендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылачак. Искәртеп узабыз: бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку конкурсы интернетта башланган иде. Анда катнашучыларны #джалиль2018 #джалиль112 #мант хэштеглары буенча бәяләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк