«Иртәнге чәй» тапшыруының планнары
Илфак, “Иртәнге чәй” тапшыруында үзгәрешләр булачакмы? - Үзгәрешләр яңа сезоннан, ягъни 1 сентябрьдән булачак. Көз җитү белән “Иртәнге чәй”нең икенче сезонын башларга исәп. Яңалыклар сәхифәлә...
Илфак, “Иртәнге чәй” тапшыруында үзгәрешләр булачакмы?
- Үзгәрешләр яңа сезоннан, ягъни 1 сентябрьдән булачак. Көз җитү белән “Иртәнге чәй”нең икенче сезонын башларга исәп. Яңалыклар сәхифәләрдә, уеннарда һәм уен тәртипләрендә көтелә. Былтыр күтәрелгән сораулар быел актуаль түгел, көн кадагында булган мәсьәләләргә игътибар биреләчәк. Беренче сезонда кереп чумдык та йөзәргә өйрәндек. Хәзер инде әзме-күпме йөзә беләбездер дип уйлыйм. Үзебезнең амплуабызга хас яңа үзенчәлекләр кертергә вакыт җиткәндер. Мәсәлән, Рөстәм сезон ахырында гына барлыкка килде, быел аңа багышланган сәхифәләр булачак. “Индира үзенчәлекләре” дә яңартылачак. Эш сәгате шулай ук кала: дүшәмбедән җомгага, иртәнге 7дән 10га кадәр. Эфирдан тыш та “Иртәнге чәй” бәйгеләре үткәрелер дип көтелә. Шулай итеп, уртага салып бәхәсләшә-бәхәсләшә еллык планны төзү белән мәшгульбез.
Дәвамы...
Автор: "Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк