Искәндәр Хәйруллин өченче тапкыр «Тантана» премиясенә ия булды
Искәндәр Хәйруллин тагын бер кат "Тантана” премиясенә ия булды. Быел бу премия "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә бирелде. Актерга премияне экс-министр Айрат Сибагатуллин тапшырды. Искәндәр Хәйрулли...
Искәндәр Хәйруллин тагын бер кат "Тантана” премиясенә ия булды. Быел бу премия "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә бирелде. Актерга премияне экс-министр Айрат Сибагатуллин тапшырды.
Искәндәр Хәйруллинга театр премиясе Камал театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча куелган "Тормышмы бу?.." спектаклендə Хəлим роле өчен бирелде. Былтыр ул Илдар Юзеев пьесасы буенча Камал театрында куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә “Тантана” премиясенә ия булган иде.
"Тормышмы бу?.." спектаклендəге роле өчен Искәндәр Хәйруллин быел “Алтын битлек”кә дә дәгъва итә. Тукай премиясе кандидатлары арасында да Искәндәр Хәйруллин исеме бар.
- "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк