Искәндәр Хәйруллин "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә “Тантана” премиясенә ия булды
(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илдар Юзеев пьесасы буенча Камал театрында куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен Искәндәр Хәйруллин «Иң яхшы...
(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илдар Юзеев пьесасы буенча Камал театрында куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен Искәндәр Хәйруллин «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә “Тантана” премиясенә ия булды.
Искәртеп үтәбез, әлеге номинациядә “Тантана” премиясенә Камал театрының тагын бер актеры – Рамил Төхфәтуллин да дәгъва итә иде. “Тантана” экспертлары аның Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклендәге Сәлахетдин ролен билгеләп үткәннәр. Минзәлә татар дәүләт драма театрының яшь артисты Рөстәм Зиннуров та, “Һәйкәл” спектакле өчен Буа театры артисты Илфир Солтанов та шушы ук номинациядә “Тантана” премиясе номинантлары арасында иде.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясе тапшыру тантанасы бара. Кичәдә «Тантана» республика театр премиясенең 12 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә.
Мәгълүмат өчен. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк