Иске Татар бистәсендә «Бибинур» фильмын күрсәтәчәкләр
29 июньдә Иске Татар бистәсендә ачык һавада чираттагы фильмны күрсәтәчәкләр. Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан сәхнәдә режиссер Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” фильмын күрсәтәчәкләр. Бу хакта оештыр...
29 июньдә Иске Татар бистәсендә ачык һавада чираттагы фильмны күрсәтәчәкләр. Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан сәхнәдә режиссер Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” фильмын күрсәтәчәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Фильм күренекле татар язучысы, татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” һәм “Җомга көн кич белән” әсәрләренә нигезләнеп язылган сценарий буенча төшерелгән. Фильмны Алгай татар авылында төшергәннәр.
Сюжет буенча Бибинур карчык төш күрә. Ул үзенең биш яшьлек чагын һәм чәчәк атып утырган бакча сукмагы буйлап баруын күрә. Кинәт кенә иң зур агачның ботакларында үзенең барлык үлгән туганнары утыруын күреп ала. “Бибинур, сиңа безнең янга килергә вакыт!” - дип әйтәләр аңа. Уянгач, карчык үзенең биш көн гомере калганын аңлый.
- “Бибинур” VI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә “Иң яхшы уен фильмы”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинацияләрендә төп бүләкләргә ия булды. 2010 елда “Бибинур” фильмы Евразия” Халыкара кинофестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле призын, Санкт-Петербургта Көмеш грифон призын, “Московская премьера” фестивалендә Мәскәү хөкүмәте дипломын алды. XXXII Мәскәү Халыкара кинофестивалендә “Перспективы” конкурсы программасында катнашты.
- Иске Татар бистәсендә кино күрсәтү 8 июньдә, Джефф и Майкл Цимбалистларның “Пеле. Рождение легенды” америка драмасыннан башланды. Кино күрсәтү җәй буе һәр шимбәдә 20:30 сәгатьтә булачак. Тамашачыларга “Татаркино” фондындагы татар һәм Россия кинематографистларының тулы һәм кыскаметражлы фильмнары тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк