Ислам дөньясының иң зур ифтар ашы үтте
Кичә Истанбулда Ислам дөньясының иң зур ифтар ашы узды. Ул Үскүдар районы хакимияте тарафыннан “Катар хәер корылышы”ның ярдәме белән оештырылды. Босфор яры буенча Үскүдар причалыннан Харәм мәхәлләсен...
Кичә Истанбулда Ислам дөньясының иң зур ифтар ашы узды. Ул Үскүдар районы хакимияте тарафыннан “Катар хәер корылышы”ның ярдәме белән оештырылды.
Босфор яры буенча Үскүдар причалыннан Харәм мәхәлләсенә кадәр сузылган 2 километрлык табында 50 мең кешегә авыз ачарга мөмкинлек бирелде. Бу ифтарга Үскүдар районы хакимият башлыгы Һилми Түркмән истанбуллыларны телефон аркылы үзе чакырды.
“Кардәшлек ифтар табыны” дип аталган бу чара патшакаланың иң матур урынында, тарихи Кыз манарасы, Топ-Капы сарае каршында үтте. Иртәнге сәгатьләрдә ул урынны әзерләр өчен автомобиль юллары ябылды.
Ифтар Коръән уку белән башланып китте.
Табынга су, берничә төр хөрмә, ясмык шулпасы, итле пылау, әйран, пидә кабартмасы, чәй һәм тулумба татлысы тәкъдим ителде.
Ислам дөньясының иң зур ифтарына Төркия энергетика һәм табигый чыганаклар министры Берак Албайрак та катнашты.
Бу олуг табынның хуҗасы буларак Үскүдар районы хакимият башлыгы Һилми Түркмән халык алдында чыгыш ясады. “Бу мөбарәк кич барлык мөселманнарга бердәмлеккә, бердәм булырга сәбәп булсын. Кимсетелгәннәрнең хәлләрен җиңеләйтсен. Барыбызның да күңелләре бер, йөрәге бер, табыны бер, догалары бер булсын”, - диде ул.
Ифтардан соң, якын-тирәдәге мәчетләрдә тәравих намазы кылынды һәм Кадер киче белән бәйле вәгазьләр тыңланып, күмәкләшеп дога ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк