Ислам мәдәнияте музеенда "Музей төне" була
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Казанда Кол Шәриф мәчетенедә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейлар төне" чарасы була. 19 майда бөтен Россиядә күләмендә музейлар оештыра тораган акциягә Ислам...
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Казанда Кол Шәриф мәчетенедә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейлар төне" чарасы була.
19 майда бөтен Россиядә күләмендә музейлар оештыра тораган акциягә Ислам мәдәнияте музее да кушыла.
- "Музейда төн" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала.
Ислам мәдәнияте музеенда каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш белән "Тугра", дизайнер Асия Мөхәммәтшина белән "Язгы чәчәк" мастер-класслары, Рамазан аена багышланган очрашу, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова күргәзмәсе һәм башка чаралар булыр дип планлаштырылган.
Чаралар кичке алтыдан төнге унбергә кадәр дәвам итәчәк.
- Бу көнне Татарстан Милли музее залларында, ишегалдында һәм 1 май мәйданында флешмоблар, концерт, мастер-класс, квест, спорт ярышлары һәм башка чаралар оештырылачак. "Музейлар төне" кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгытеатральләштерелгән программалар тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк