Ислам үрләр яулый!
Ирек Хафизов инстаграмдагы аккаунтына улы хакында пост урнаштырган. Анда уллары Исламның «Зөләйха» сериалында уйнавы турында сүз бара. «Ул Йосыфның яшьүсмер чагын башкара», - ди Ирек. «Ирек Хафизовка...
Ирек Хафизов инстаграмдагы аккаунтына улы хакында пост урнаштырган. Анда уллары Исламның «Зөләйха» сериалында уйнавы турында сүз бара. «Ул Йосыфның яшьүсмер чагын башкара», - ди Ирек.
«Ирек Хафизовка соклана идек. Малаена да унышлар телибез. Сөбханалла!», «Алма агачыннан ерак тәгәрәми инде!!!», - дигән матур теләкләр теләгәннәр инста дуслары. Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз!
*«Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм «Россия-1» каналында күрсәтеләчәк.
Фото: артистның аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк