Исламия Мәхмүтова «Намус һәм тугрылык» номинациясендә театр премиясенә лаек булды
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова...
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова Республика театр премиясенә лаек булды. «Намус һәм тугрылык» номинациясе буенча республика театр премиясен аңа кичә Камал театры сәхнәсеннән тапшырдылар. Номинация лауреатын композитор Мәсгуд Имашев игълан итте.
“Мин татар театрына чаналарда-арбаларда йөреп, 55 ел намуслы хезмәт иттем. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын!” – диде ул. Тамаша залы легендар актрисаны аягүрә басып алкышлады.
Мәгълүмат өчен. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова театрда 1963 елдан бирле эшли. Быел 1 декабрьдә аңа 75 яшь тула.
Мәгълүмат өчен. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк