Истанбулда төрки дөньяның социаль челтәре – «Төркитуй» эшли башлады
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Төрки халыклар һәм аларга тугандаш милләтләр моннан соң үз социаль челтәрләрен куллана алачаклар. Истанбулда «ТÜRKTOYU», ягъни, «Төркитуй» коммуникация платформасын таныту кичәсе булды. Яңа социаль че...
Төрки халыклар һәм аларга тугандаш милләтләр моннан соң үз социаль челтәрләрен куллана алачаклар. Истанбулда «ТÜRKTOYU», ягъни, «Төркитуй» коммуникация платформасын таныту кичәсе булды. Яңа социаль челтәрне тәкъдим итү кичәсендә «Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесе дә катнашты.
«ТÜRKTOYU» бер тамырдан килүче, төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның бер-берләре белән уңайлырак аралашулары өчен булдырылган.
«ТÜRKTOYU» коммуникация платформасы җитәкчесе Фуркан Маҗит төрки дөньяны бер платформда очраштырырга карар бирүләрен әйтте. «АКШның -«Гугл»ы, Россия Федерациясенең «Яндекс»ы булса, төрки дөньяның да үз социаль челтәре булырга тиеш, дип уйладык», - диде ул. Өстәп, бу челтәргә электрон почталар аша гына түгел, гугл, фейсбук, твиттер социаль челтәрләрендәге аккаунтлар белән дә керергә мөмкин булуын белдерде.
«ТÜRKTOYU» челтәре «Төрки дөньяны таны!» шигаре белән эшли. Анда төрки дөнья белән бәйле хәбәрләр, мәгълүматлар урын ала. Төрле мәкаләләр, социаль эчтәлекле текстларга урын бирелә. Блоггерлар да җәлеп ителә. Бу төрки дөньяның шатлыгы, көенече, уңышлары, проблемалары телгә китерелә торган урын булачак. Фуркан Маҗит әйтүенчә, челтәр азәрбайҗан, казакъ, кыргыз, төрек, төрекмән, үзбәк телләрендә эшләячәк. Россия Федерациясендәге төрки халыклар да исәпкә алынган, шунлыктан рус теле дә, шулай ук халыкара тел буларак инглизчә дә кулланылачак. Санап кителгән телләр арасыннан кем кайсысын кулланырга теләсә, шул телдә аралаша, языша һәм укый алачак. Язган кешенең тексты шундук башка телләргә тәрҗемә ителәчәк.
«Төркитуй»ның исемен җитәкчелек болай дип аңлатты: «Бу социаль челтәрне бөтен төрки телләрдә уртак булган «Туй» сүзе белән атарга булдык. Чөнки туй – җыелу урыны, бәйрәм чарасы, шулай ук мәҗелес мәгънәсенә дә туры килә. Төрки халыкларның мәнфәгатьләре алгы планда тотылган өчен «Төрки» кәлимәсен дә өстәдек. «Төрки туй» дигән бик мәгънәле исем килеп чыкты».
Оештыручылар белдерүенчә, алга таба, бәлки, челтәр татар, башкорт, чуваш, алтай һәм Россиядәге башка төрки халыкларның телләрендә дә хезмәт күрсәтер. Әлегә бәйсез төрки дәүләтләрнең телләре кулланылачак.
Кызыксынучылар өчен «ТÜRKTOYU» (Төркитуй)ның веб адресы: www.turktoyu.com
Фото: Рушания Алтай соцчелтәр
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк