Логотип
Хәбәрләр

Италия татарлары принцка "Туган тел"не итальянча башкарачак

Римда беренче тапкыр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырыла. Италия татарлары беренче тапкыр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырачак. 12 октябрьдә Рим шә...

Римда беренче тапкыр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырыла.

Италия татарлары беренче тапкыр бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырачак. 12 октябрьдә Рим шәһәренең Россия фән һәм мәдәният үзәгенең зур залында үткәреләчәк кичәгә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чакырулы, дип хәбәр итә конгресс сайты.
  
  • Кичәне Италия татарлары ассоцииясе Анжелика Константиниана академиясе, Башкортстан hәм Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. 
Италиядә яшәүче милләттәшләребез бу көнне Габдулла Тукайның иҗаты белән танышачак. Беренче тапкыр “Туган тел” шигыре итальян телендә башкарылачак.
Кичәдә Татарстан халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, баянчы Илнур Ганиев, җырчы Гүзәл Масагутова, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рафис Хөснетдинов, язучы Дилә Булгакова, җырчы Гәүһәр, шагыйрә Халисә Янгирова (Мөдәрисова), Италиядә җыр сәнгате буенча белем бирүче Суфия Бадиали (Мөхәммәтшина) катнашачак.
Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар буларак Италия Республикасы тарафыннан чит илләр белән элемтә бүлеге мөдире, адвокат, Анжелика Константинана академиясе әгьзасы Элеонора Ди Приско, Анжелика Константиниана академиясе президенты, принц Алессио Феррари Анжело-Комнено катнаша. Шулай ук Россия, Европа, Согуд Гарәбстаны кебек илләрдә яшәүче татарларның килүе дә көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/13/171451/

Фото: Лилия Шәйхиева/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк