IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында “Мир” кинотеатрында фильмнар күрсәтелә
21 февраль көнне “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә. Тамашачыларга Төмәндә яшәүче сәүдәгәр Нигъмәтулла...
21 февраль көнне “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә IV Төрки яшьләр фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә.
Тамашачыларга Төмәндә яшәүче сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Сәйдүков турында «Салам алейкум, Сибирь» (реж. Д.Халилова) һәм ата-аналар һәм балалар проблемалары, тормышның чын кыйммәтләренә багышланган “Дикарь” (реж. Ф.Утарбаева) фильмнары тәкъдим ителә. “Дикарь” фильмы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Яшь Россия” номинациясендә җиңгән иде.
IV Төрки яшьләр фестивале Казанда 18-21 февральдә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте, “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк