Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак
Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия Хезмәт кодексының 112...
Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн булып тора. «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Ураза гаете дә республикада эшләми торган бәйрәм була», - дип аңлатыла хәбәрдә.
Быел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июнь көн була. Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр булып санала. Бәйрәм алдыннан 3 һәм 11 июнь көннәрендә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
Быел республика халкы барлык бәйрәмнәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 121 көн ял итәчәк. Җитештерү календаре нигезендә, бу ел дәвамында татарстанлыларга 244 эш көне туры киләчәк. Бәйрәм алдыннан тугыз көн (22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 3 һәм 11 июнь, 29 август, 5 ноябрь, 31 декабрь) бер сәгатькә кыскартылган.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк