Җәй көне Испаниядә балалар өчен халыкара татар лагере эшләячәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Җәй көне Испаниянең Ориуэлла Коста бистәсендә балалар өчен халыкара белем бирү юнәлешендә татар лагере эшләячәк. Аны “Бельгия татарлары” җәмгыяте оештыра. Бу хакта “Татар-информ”га “Бельгия татарлары”...
Җәй көне Испаниянең Ориуэлла Коста бистәсендә балалар өчен халыкара белем бирү юнәлешендә татар лагере эшләячәк. Аны “Бельгия татарлары” җәмгыяте оештыра. Бу хакта “Татар-информ”га “Бельгия татарлары” җәмгыяте җитәкчесе Лилия Вәлиева җиткерде.
“Лагерьга катнаш гаиләләрдән балалар күбрәк килә. Әти-әниләр балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтегез дип җибәрәләр, ләкин татар мохите саклансын, диләр. Татарстаннан да балалар бик теләп киләләр. Безгә татар балалары белән эшләү җиңелрәк”, - диде Лилия Вәлиева.
Аның сүзләренчә, әйдәманнар Татарстаннан волонтер формасында эшли. Инде кешеләре дә билгеле. Хәзерге вакытта виза ясатып йөриләр.
Лагерьда балаларга көн саен татар һәм инглиз телләреннән телдән һәм язма сөйләм дәресләре, сынлы сәнгать дәресләрендә милли орнаментлар куллану, милли камыр ризыкларын пешерү дәресләре, милли киемнәр киеп йөрү буенча мастер-класслар, театр һәм бию осталыгы студияләре, фольклор жанрында әкиятләр кую кебек чаралар тәкъдим ителәчәк.
Көн дәвамында балалар уку дәресләрендә катнаша, уеннар уйный, шигырь һәм җырлар ятлый. Дәресләр бассейнда, диңгездә йөзү, спорт һәм күңел ачу уеннары белән үрелеп барачак.
- Испаниядәге татар лагере 2016 елдан бирле гамәлдә. Быел ул 19 июльдән 25 августка кадәр оештырыла.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк