«JADIDFEST»та беркайчан да сыналмаган форматлар эшләп карала

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин «JADIDFEST» фестивалендә беркайчан да сынап каралмаган форматлар эшләнелә дип саный.
«JADIDFEST» фестивале – яңа берләшмәләр, яңа кызыклы шәхесләргә яңа форматлар ачу, сәнгать өлкәсендә төрле экспериментлар ясау, шәһәр мәдәниятен үстерү. Ул инде дүртенче тапкыр уза», – диде Тәбрис Яруллин.
«Минемчә, массалы мәдәният һәрвакытта да шундый фестивальләрдән башлана. Монда без беркайчан да сынап карамаган форматларны эшләп карыйбыз. Мәсәлән, идеяләр тарату сеансы», – дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
«Татар дизайны дигәч, лалә чәчәген күз алдына китерәбез, тарихта Сөембикәне, әдәбиятта Тукайны, ә башкаларны белмибез дә кебек. Ә бу фестивальдә төрле дизайн-маркет, арт-перфоманс, лекторийлар, мастер-класслар, фотозона эшли һәм алар катнашучыларга мәгълүматны кызыклы форматта бирә ала дип уйлыйм», – ди ул.
«JADIDFEST» фестивальнең максаты – яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.
Фестивальдә һәркем тематик остаханәләрдә катнашырга, дизайнер һәм мода белгечләре лекториен тыңларга, төрле тәм-томнар татып карарга мөмкин.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте