Җәйге туристлар сезоны “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачылачак
Ике көнлек чара Меңьеллык паркында була. Татарстанда җәйге туристлар сезоны рәсми рәвештә 12 майда “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачылачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре...
Ике көнлек чара Меңьеллык паркында була.
Татарстанда җәйге туристлар сезоны рәсми рәвештә 12 майда “Тәмле Казан” гастрономия фестивале белән ачылачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фестиваль азык-төлек культурасын үстерүгә һәм шәһәрнең рестораннарын һәм кафеларын тәкъдим итүгә багышлана. Ике көнлек чара Меңьеллык паркында булачак. Фестивальдә шәһәрнең кырык кафе һәм ресторан катнашачак.
“Тәмле Казан” фестивалендә милли ашлар һәм Казанның җәмәгать туклану өлкәсендәге алдынгы концепцияләре һәм проектлары тәкъдим ителә. 2016 елда фестивальне күрергә 20 мең кеше килгән иде. 2017 елда аларның саны 50 меңгә кадәр артты.
Быел футбол буенча дөнья чемпионаты узу белән бәйле, фестиваль иртәрәк һәм башкачарак форматта уздырылачак. Бу Казанда 12 һәм 13 майда узачак волейбол Чемпион лигасының финал уеннары белән бәйле. Матчлар “Баскет-холл”да узачак. Фестиваль турнирның җанатарлар зонасында оештырылачак, дип хәбәр итә Туризмга булышлык күрсәтү комитеты.
Ике көн дәвамында, 12 һәм 13 майда, казанлыларны һәм шәһәр кунакларын тематик зоналар, кулинар шоу, җанлы музыка, балалар зонасы, утыргычлар белән җиһазландырылган җайлы территория һәм күңел ачулар көтеп ала. Фестивальгә керү бушлай.
“Тәмле Казан” гастрономия фестивале “Зенит-Казан” волейбол клубы, Казан Мэриясе һәм Туризмга булышлык күрсәтү комитеты ярдәме белән уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк