Логотип
Хәбәрләр

Йортыгызны теркәдегезме? 1 марттан “дача амнистиясе” тәмамлана

2018 елның 1 мартыннан шәхси торак йортлар өчен “дача амнистиясе” тәмамлана. Бу хакта Росреестрның Башкортстан буенча идарәлеге искәртә. Мартка кадәр вакыт аз калды. Шулай да әлеге мәсьәләне кичектере...

2018 елның 1 мартыннан шәхси торак йортлар өчен “дача амнистиясе” тәмамлана. Бу хакта Росреестрның Башкортстан буенча идарәлеге искәртә. Мартка кадәр вакыт аз калды. Шулай да әлеге мәсьәләне кичектереп килүчеләр, бәлки, документларын теркәргә өлгерер.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 мартына кадәр шәхси торак төзелеше объектын, әгәр ул төзелеп беткән булса, дәүләт кадастр исәбенә кую һәм милеккә хокукны дәүләт теркәве өчен техник план да җитә иде. Техник планга төзелешкә рөхсәт бирү дә керә. 1 марттан соң, әгәр “дача амнистиясе” озайтылмаса, хокукны рәсмиләштерү өчен объектны файдалануга кертүгә рөхсәт алырга кирәк булачак. Ансыз, беренчедән, теркәмәячәкләр, икенчедән, милекне сату, бүләк итү һәм башка гамәлләр башкару мөмкин булмаячак.

“Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: бу срок (2018 елның 1 марты) шәхси торак төзелеше объектларына хокукны теркәү өчен билгеләнгән. Гражданнарга бакчачылык, дача хуҗалыгы, шулай ук шәхси торак төзелеше һәм шәхси хуҗалык эшләре алып бару өчен 2001 елның 30 октябренә кадәр бирелгән җир участокларына, әлеге участокларда төзелгән башка корылмаларга (бакча һәм дача йортлары, хуҗалык корылмалары, мунча, гараж) “дача амнистиясе” срок белән чикләнмәгән” диелә рәсми мәгълүматта. 

Күчемсез милеккә кагылышлы документларыгызга күз салу артык булмас, мөгаен. Шулай итеп, әгәр җир “шәхси торак төзелешенә” яки “шәхси хуҗалык алып баруга” дип бүленгән икән, димәк, сезнең өчен дача амнистиясе 1 мартта тәмамлана. Милеккә хокукны әлеге датадан соң рәсмиләштерү бераз катлаулы булачак. Әгәр инде участогыгыз бакчачылык яки дача төзелеше өчен бирелгән булса, әлеге җирләрдә төзелгән йортлар өчен дача амнистиясе чикләнми. 

Шул рәвешле, тәү чиратта сезгә дача амнистиясе кагыламы яки юкмы икәнлеген билгеләдек. Әгәр кагылса һәм сез йортка хокукны теркәргә ният итеп, документларны туплаган булсагыз, иң яхшысы – аларны тиз арада тапшырып, эшләрне гади схема белән башкарып калу. Монда төзелешкә рөхсәт алынганмы икәнлеге мөһим. Югыйсә, күпләр рөхсәт алып тормый гына йорт салып куялар. Әлбәттә, бу очракта да милеккә хокукны теркәргә мөмкин, ләкин аның озак вакытка сузылуы ихтимал. Шуңа 1 мартка кадәр өлгерү бик икеле. 

Төзелешкә рөхсәт булып та, йортның техник планы булмаска мөмкин. Бу очракта ул кадәр катлаулы булмаячак: әгәр кадастр инженерларына мөрәҗәгать итсәгез, алар атна эчендә план әзерләп бирәчәк. 

Әлбәттә, күпләр документ артыннан йөрергә теләмичә, йортларын теркәми. Рәсмиләштерсәң, милеккә салым түләргә кирәк булачак, диючеләр дә бар. Җитмәсә хәзер илнең күп төбәкләрендә кадастр хакы буенча түләтәләр. Әмма закон бар икән, димәк, ул эшләргә тиеш. Һәм аның таләпләрен үтәмәүчеләргә штраф салынуы ихтимал. Бу җәза, бакчачылардан кала, шәхси торак төзелеше һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен бирелгән җирләрдә 10 ел эчендә йорт салмаучыларга һәм өйнең документларын теркәмәүчеләргә кагыла. Бу хакта Салым кодексында да язылган: максатлы кулланылмаган участокларга җир салымы ике тапкырга арттырып салына. Шулай булгач, уйланырга урын бар...

Шәхси йортны теркәүчеләргә ярдәмгә

1 мартка кадәр кирәк булачак документлар:

– төзелешкә рөхсәт;

– участокка хокук билгеләү документлары (сату-сатып алу килешүе, мирас турында таныклык, урындагы хакимиятнең җир бүлү турындагы күрсәтмәсе һәм башкалар);

– йортның кадастр инженер әзерләгән техник планы;

– дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция.

Шәхси торак йортка милек хокукы теркәргә теләвегез турындагы гариза белән бергә югарыда саналган документларның барысын Росреестрга тапшырырга кирәк. Моны күп функцияле үзәк аша да эшләргә мөмкин.

1 марттан соң:

Санап үтелгәннәргә өстәп, тагын бер документ – йортны файдалануга кертүгә рөхсәт – алырга кирәк булачак. Аның өчен урындагы хакимияткә гариза бирелә. Билгеләнгән вакытта сезгә комиссия киләчәк, йортны карап, аның проектка тап килүен тикшерәчәк һәм, шелтәләр булмаса, кабул итү акты төзиячәк.

Язгөл ЮНЫСОВА әзерләде
Өмет 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк