Хәбәрләр
Күпләп кофе эчү башны авырттырамы?
Америка галимнәре кофе эчүнең баш авыртуына тәэсирен ачыклаган. Галимнәр көненә ике чынаяктан да күбрәк кофе эчмәскә киңәш итә. Бу эчемлекне күп күләмдә эчү башны авырттырырга мөмкин. Гарвард меди...
Америка галимнәре кофе эчүнең баш авыртуына тәэсирен ачыклаган.
Галимнәр көненә ике чынаяктан да күбрәк кофе эчмәскә киңәш итә. Бу эчемлекне күп күләмдә эчү башны авырттырырга мөмкин. Гарвард медицина университеты галимнәре баш авыртудан интеккән 100 кешене тикшереп шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта The American Journal of Medicine сайтына сылтама белән v-kurse.ru басмасы яза.
Алты атна дәвамында тәҗрибәдә катнашучылар көненә ике мәртәбә анкета сорауларына җавап биргән, күпме кофе эчүләрен язып барган һәм баш авырту өянәкләре турында сөйләгән. Нәтиҗәдә аларның һәрберсе дә тәҗрибә вакытында сигез тапкыр баш авырту өянәге кичергән. Эксперементта катнашучылар кофены күп итеп эчкән вакытта баш авырту өянәге күзәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
Комментарий юк