Күренекле тарихчы, КФУ доценты вафат
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. «Ул хастаханәдә кин...
Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Ул хастаханәдә кинәт кенә вафат булган. Эшләп йөрсә дә, авырый иде. Әлегә төгәл сәбәпләрен белмибез», – дип сөйләгән мәрхүмнең хезмәттәше Әскәр Гатин.
Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда "XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов.
2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.
Җәүдәт Миңнуллин – 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.
«Ул күренекле галим, Миркасыйм Госмановның шәкерте. Озак еллар дәвамында татар археографик экспедициясен җитәкләде. Студентлар белән авылларга йөреп, кулъязмаларын саклап калыр өчен тырышты. Безнең татар китаплары тарихын, хәйрия җәмгыятьләрен тарихын өйрәнгән кеше. Татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән кеше», – диде Әскәр Гатин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк