Күрмәүчеләр өчен китапханәдә Татарстанның архитектура һәйкәлләренең 3D макетлары ясалган
“Татарстан осязаемый” проектын тормышка ашыру кысаларында архитектура һәйкәлләренең биш 3D макеты ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә. Алар арасында Тата...
“Татарстан осязаемый” проектын тормышка ашыру кысаларында архитектура һәйкәлләренең биш 3D макеты ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.
Алар арасында Татарстанның иң популяр, танылган истәлекле урыннары, Татарстан символлары: Казан Кремлендәге Спас манарасы, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещенск чиркәве, Кол Шәриф мәчете. Проект Казан Дизайн, abs3d Казан оешмалары хезмәттәшлегендә, шулай ук белем бирү һәм реабилитация, республиканың күрмәүчеләр оешмаларын җәлеп итү белән тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта макетлар күрмәүче эксперт-волонтерлар һәм сукырлар белән эшләүче белгечләр арасында тест презентациясе уза. Футбол буенча чемпионат алдыннан сукырлар өчен махсус китапханәдә күрү буенча инвалидларның үзенчәлекләренә яраклаштырылган күргәзмә-экспозиция ачу планлаштырыла. Ул үзенә архитектура һәйкәлләре макетларын һәм Брайл шрифтында, зурайтылган рәвештә алар турындагы мәгълүмати материалларны ала. Алар белән китапханә укучылары гына түгел, башкаланың күрмәүче кунаклары да таныша алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк