Кабан күле яр буенда зур тантана узды
Бүген Казанның Кабан күле яр буенда танылган татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,...
Бүген Казанның Кабан күле яр буенда танылган татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачылды.
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һ.б катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чыгышын Мәүлид бәйрәме белән котлавыннан башлады. «Бүген без татар халкының бөек улы − дин белгече һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачабыз. Үзенең хезмәтләре белән ул татар халкы мәгърифәтенә зур өлеш кертә. Әлеге проектны ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәсем килә», − дип ассызлаклады ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев исә үз чиратында Шиһабетдин Мәрҗәни дөньяви танылган эшлекле, аның хезмәтләре бик озак өйрәнеләсе хакында әйтте. «Шиһабетдин Мәрҗәни – безнең горурлык, халкыбызның байлыгы. Аның турында, тарихка салган өлеше турында сөйләргә кирәк, галимнең күпкырлы эшчәнлеген кешеләргә таныту − зарури. Бүгенге көндә арткан туристлар агымы вакытында бу бигрәк тә актуаль», − дип белдерде ул.
Һәйкәл куйдыру Шиһабетдин Мәрҗәни тууына 200 ел булу кысаларында узды. Һәйкәл бөек татар сынчысы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән», − дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото: kzn.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне!
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
Комментарий юк