Хәбәрләр
Кабат буран...
Буран дулый...
Гыйнвар аенда Татарстанда ай ярымлык явым-төшем нормасы яуган. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яңадан кар явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Казанда 48 мм явым-төшем булган, бу гыйнвар нормасының 144% - ын тәшкил итә. Ә кышкы чордагы рекорд ул – 2010 елның декабре — анда өч айлык кар яуган. Төнлә температура 14-9 градус чигендә, урыны белән 18 градуска кадәр. Көндез 10-5 градус. 24-25 гыйнварда, республикада һава торышы Себер антициклоны йогынтысында формалашачак. Бераз кар саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк