«Кадетство» актёры яман шешкә тикшеренгән
«Кадетство» сериалында төшкәннән соң танылган актёр Вадим Андреев шәхси тормыш серләрен ачты. Артист сөйләүенчә, ул сәламәтлеген җентекләп тикшерә. Дөрес тукланырга тырыша, сирәк кенә коры шәраб эчәрг...
«Кадетство» сериалында төшкәннән соң танылган актёр Вадим Андреев шәхси тормыш серләрен ачты. Артист сөйләүенчә, ул сәламәтлеген җентекләп тикшерә. Дөрес тукланырга тырыша, сирәк кенә коры шәраб эчәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Вадим аена уртача ике килограмм ташлый.
«Минем 62 яшьтә спорт белән әллә ни шөгельләнеп булмас. Мин велосипедта йөрергә яратам», – дип уртаклашты актёр.
Моннан тыш, ярты елга бер тапкыр ул онкомаркерларга анализ бирә. «Әлегә барысы да яхшы», – белдерде ул.
Андреев хәзерге вакытта эшнең күп булуын әйтте. Яңа елга кадәр ул төрле телеканаллар өчен берьюлы берничә проектта төшерелә. Шуңа карамастан, ул вакыт-вакыт ял итә ала.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Истаграм @serial_kadetstvo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк