Тәнкыйть дигән кәнфит ашый...
Уңган инде безнең татар кызлары! Менә танылган гимнастка Ләйсән Утяшеваны гына алыйк ‒ ире Павел Воляга берсеннән-берсе тәмле ашлар, шул исәптән татар халык ашлары пешереп торамы ‒ тора! (Татар хатын-...
Уңган инде безнең татар кызлары! Менә танылган гимнастка Ләйсән Утяшеваны гына алыйк ‒ ире Павел Воляга берсеннән-берсе тәмле ашлар, шул исәптән татар халык ашлары пешереп торамы ‒ тора! (Татар хатын-кызлары бар яктан да булдыклы). Павел сәхнәгә чыгып урыс сүзләренең чыгышын татардан икәне турында уенын-чынын кушып сөйлиме ‒ сөйли, хатынының милләтенә карата хөрмәт уятамы ‒ уята. Катнаш никахларга мәдхиядән дә түгел, әмма татарның шул катнаш никахта үз йөзен саклап кала алуы, бөтенләй эреп юкка чыкмавы сөендерә бит. Хатынының исеменә дә, җисеменә дә, татарлыгына да олы хөрмәт белән карагач, Воля да, мәйтәм, үз кешегә әверелде әнә. Ә йолдызлы пар әлегә балалары ‒ Роберт һәм София белән диңгез ярында ял итә әле икән. Көч туплап ятышлары, ди... Ләйсән әлегә купальниктан төшкән фотолары, күпертелгән күкрәкләре турында тәнкыйть дигән кәнфитләр ашый анда... Ну нишлисең инде ‒ анысы да кирәкле шәйдер.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк