Кайтып, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә – Чиләбедә татар теле укытучысы
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Фәнүзә Биккулова Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә”, - дип белдерде Чиләбе өлкәсе...
Фәнүзә Биккулова Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә”, - дип белдерде Чиләбе өлкәсе Уй районы Әмин авылындагы татар мәктәбендә татар теле укытучысы Фәнүзә Биккулова. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу бүләк аңа туган телләргә өйрәтү эшендә күпьеллык нәтиҗәле эше, яшь буынга татар халкының традицияләрен өйрәтү өчен тапшырылды.
Фәнүзә Биккулова Башкортстаннан Чиләбегә Әмин мәктәбенә 1995 елда килгәнен әйтте. “Килгән елларда проблемалар булды. Мин әдәби, саф татар телендә сөйләшәм. Анда диалект сүзләр күп. Кайбер сүзләрне балалар аңламый. Бер-беребезне аңламаган вакытлар булды. Хәзер инде өйрәнделәр. Сәгатьләр саны аз. 5 класстан 9 класска кадәр бер генә сәгать укытыла. Шуңа карамастан, 2004 елдан бирле һәр ел олимпиадаларда катнашабыз. Җиңүчеләр дә булдык. Бөтендөнья олимпиадасына да килдек, Россия олимпиадаларында да катнашабыз. Муса Җәлил иҗаты буенча конкурсларда да катнашабыз”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Фәнүзә Биккулова съездда катнашудан үзе өчен нәтиҗәләр чыгарганын да әйтте. “Кайтып җиң сызганып эшлисе, дәресләрне икенче төрле итеп үткәрәсе килә. Чөнки 5нче класска татар телен гомердә ишетмәгән балалар килә, алар белән икенче төрле эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Күбрәк практик эшләргә игътибар юнәлтергә ниятлим. Сүзлек тоттырып, китапны шундук укыта башлап, берни дә килеп чыкмый, минемчә”, - дип белдерде ул.
Фото: Салават Камалетдинов
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк