Камал театры артистлары Казан мәктәбе укытучыларын сәхнә осталыгына өйрәтәчәк

Казанның 170нче мәктәбендә Г.Камал исемендәге дәүләт драма театры артистлары мастер-класс алып барачак. Бу хакта “Татар-информ”га 170нче мәктәпнең Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Гәрәева сөйләде.

«Быел Г. Камал театры артистлары белән мастер-класслар үткәрүне планлаштырдык. Алар укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә үткәреләчәк. Укытучыларга, балаларны кызыксындырырдай программа булдыру өчен, артист та булырга кирәк», - ди педагог.

Мәктәп артистлар белән уртак проектны былтыр эшли башлаган. Мастер-классның төп максаты – укытучыларны һәм укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, артистлык сәләтен үстерү. 

«Раил Шәмсуаров һәм «Зәңгәр шәл»дә төп рольне башкаручы, безнең мәктәп укучысы Ришат Әхмәдуллин килде. Алар безгә сөйләм телен үзгәртү өчен күнекмәләр, хәрәктләр күрсәтеп, мавыктыргыч очрашу үткәрделәр», - дип сөйләде Лилия Гәрәева.

Киләсе мастер-класска Эмиль Талиповны, шушы мәктәпне  тәмамлаган җырчы кызны – Алсу Сәйфуллинаны чакырырга планлаштыралар. 

Укытучы әйтүенчә, очрашудан соң укучылар театрга ешрак йөри башлаган. «Мондый шәхесләр белән очрашулар укучыларга уңай тәэсир итә. Шундый очрашулардан соң балалар иҗат, мәдәният белән ныграк кызыксына башлый», - дип сөйләде Лилия Гәрәева.

Фото: Салават Камалетдинов
 татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
932
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театры яңа сезонын ача
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
707
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1164
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
934
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
729
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1093
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
775
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы