Хәбәрләр
Камал театры Кариев театрына «Һөнәр» фестивален бүләк итә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Камал театры үзенең ун ел дәвамында алып барган «Һөнәр» яшь режиссура фестивален Кариев театрына бүләк итәргә әзер. Бу хакта бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта әй...
Камал театры үзенең ун ел дәвамында алып барган «Һөнәр» яшь режиссура фестивален Кариев театрына бүләк итәргә әзер. Бу хакта бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта әйтелде.
Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган брифингта Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов быел «Һөнәр» фестиваленең унынчы тапкыр үткәрелүен искәртте. Быел фестиваль 3-9 декабрь көннәрендә үткәреләчәк.
«Бөтен нәрсә үзгәреп торырга тиеш. Дөнья алга бара. Без Кариев театрына әлеге фестивальне үткәрергә тәкъдим иттек», - диде Нияз Игъламов.
“
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелә торган традицион матбугат конференциясе бүген Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган иде. Анда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге һәм Әлмәт драма театрлары, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Брифингта театр директоры статусында беренче мәртәбә катнашкан Гүзәл Сәгыйтова, «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге фестиваль белән бәйле вазгыятьне шәрехләп, үзләренең фестивальне кабул итеп алырга әзер булуларын әйтте. «Үзенең бренды булган фестивальне алу сөенеч тә, җаваплылык та, - диде театрның яшь директоры. - Без аның дәрәҗәсен төшермичә, дәвам итәргә тиеш булабыз». Гүзәл Сәгыйтова фестивальнең театр концепциясенә туры килүен, үзләренең яшь иҗатчылар белән актив эшләргә әзер булуларын белдерде.
«Һөнәр» яшь режиссурасы фестивале Россия һәм Татарстанның яшь режиссерлары куйган иң яхшы спектакльләрне җыя. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә: «Форум яшь режиссерларга үзләре белән таныштыру мөмкинлеген бирү һәм театрга яшь тамашачыларны җәлеп итү өчен оештырыла». «Һөнәр» фестивале ел саен декабрь башында уздырыла.
- “
Рузилә Мөхәммәтовататар-информСултан Исхаков, Рамиль Гали, Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
1201
0
0
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк