Камал театры легендар спектакльләре видеоларын күрсәтүне киләсе сезонда дәвам итәчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының легендар спектакльләрен күрсәткән “Камал театры” мәктәбе яңа театр сезонында да дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта театрның PR һәм марке...
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының легендар спектакльләрен күрсәткән “Камал театры” мәктәбе яңа театр сезонында да дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта театрның PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итә. “Татар театры тарихында этапны тәшкил иткән спектакльләр күп булды. Беренче сезонда сигез спектакльне күрсәтеп, фикер алышырга өлгердек. Хәзер “Камал мәктәбе”нең 2нче сезоны репертуарын билгелибез. Тамашачыны бик күп яңалыклар көтә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Илшат Латыйпов нинди спектакльләр һәм сюрпризлар булуы турында әйтмәде. “Арада яңарак кына сәхнәдән төшкән спектакльләр дә, 80-90нчы елларның легендар куелышлары да булачак”, - диде.
Камал театрының бик күп легендар спектакльләренең сыйфатлы видеоязмалары калмаган - “Камал театры” проекты тамашачыларына моны еш билгеләп үтәргә туры килде. “Камал мәктәбе”нең яңа сезоны репертуары да бу проблемага бәйле булачак. “Күп спектакльләрнең сыйфатлы язмалары юк. Шулай да кайбер видеоязмалар бар. Алга таба Татарстан Республикасы Милли архивының Дәүләт аудиовизуаль документлар үзәк архивы безнең партнерыбыз булыр дип ышанабыз”, - ди Илшат Латыйпов.
“Камал мәктәбе” проекты кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк