Камал театры Марсель Сәлимҗановның соңгы спектаклен видеоязмада күрсәтә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Камал театры үзенең легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның соңгы спектаклен видеоязмада күрсәтә. Спектакль театрның «Камал мәктәбе» проекты кысаларында 18 гыйнварда тәкъдим ителәчәк. Башлана – 18.00...
Камал театры үзенең легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның соңгы спектаклен видеоязмада күрсәтә. Спектакль театрның «Камал мәктәбе» проекты кысаларында 18 гыйнварда тәкъдим ителәчәк. Башлана – 18.00 сәгатьтә.
«Баскетболист» – «Камал мәктәбе»нең 13нче видеоспектакле.
Видеоязманы караганнан соң спектакльдә катнашкан артистлар һәм экспертлар белән фикер алышу булачак. Катнашалар – Ренат Таҗетдинов, Зөлфирә Зарипова, Илдус Габдрахманов, Хәлим Җәләй, Фәнис Җиһанша.
Экспертлар буларак театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов, театрның музыка бүлеге мөдире Фуат Әбүбакиров, журналист һәм театр белгече Галина Зәйнуллина, драматург Мансур Гыйләҗев, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов, сәнгать белгече Рауза Солтанова катнаша.
«Баскетболист» спектакле татар театры тарихына Марсель Хәким улы Сәлимҗанов куйган соңгы спектакль буларак кереп калды. «Спектакльне матбугатта хәтта режиссерның «васыяте» дип тә атадылар», дип искәртә оештыручылар.
«Камал мәктәбе» – театр тамашачылары өчен белем бирү проекты. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Рамил Гали
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк