Логотип
Хәбәрләр

Камал театры «Яшьләр сишәмбесе» проектын башлый

22 октябрьдән башлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Яшьләр сишәмбесе» проектын оештыра башлый, аның кысаларында ай саен сишәмбе көнне репетицияләр урынына спектакльләр куяч...

22 октябрьдән башлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Яшьләр сишәмбесе» проектын оештыра башлый, аның кысаларында ай саен сишәмбе көнне репетицияләр урынына спектакльләр куячак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

«Беренче премьераны без 22 октябрьдә күрсәтәчәкбез. Ул «Яшьләр сишәмбесе» дип атала һәм без һәр ай саен сишәмбе көнне шундый форматта эшләр алып барырга телибез. Бу көн – репетицияләр көне һәм бу уңайдан бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тамашачыларыбызга өч пьеса бүләк итәргә булдык», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театр хезмәткәрләре проектка шулай ук «Өч пьесалы ике антракт» дигән исем дә биргән. “Яшьләр сишәмбесе” проекты спектакльләренең премьерасы Камал театрының кече залында узачак. Сөмбел Гафарованың «Парковка», Энҗе Гыйззәтованың «Ишекләр» һәм Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» әсәрләре куелачак. Спектакльләрдә Мәдәният институтының өченче һәм дүртенче курс студентлары да катнаша.

«Ике антракт вакытында без спектакльләргә килүчеләр белән аралашачакбыз. Проектта шулай ук яшь музыкантлар да катнашачак, аның кысаларында шагыйрьләр, рәссамнар белән очрашулар узачак, алар үз эшләрен тәкъдим итәчәк», — дип билгеләп үтте режиссёр.

Фото: Рамил Гали/архив

Автор: Зилә Мөбәрәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021