Камал театры үз сәхнәсендә тагын бер кат артистларын чишендерергә мөмкин

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Гаяз Исхакый әсәрләре буенча “Тормышмы бу?” спектакле 18+ тамгасы белән чыгара. Театр балалар күзеннән нәрсәне яшерүе турында ачыклык кертмәде.

Спектакльнең анонсындагы “Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына”, - дигән җөмлә Исхакый әсәрләре тәэсирендә эшләнгән икенче бер спектакльне хәтерләтә.

Сүз Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид пьесасы буенча куелган “Курчак туе” спектакле турында бара. Әлеге спектакль татар актрисасы беренче тапкыр сәхнәдә чишенгән сәхнә әсәре булып татар театры тарихында калды. Татар фахишәсе ролен Нәфисә Хәйруллина уйнады.

Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Камал театры үзенең легендар спектакльләре рәтендә “Курчак туе” спектакленең видеоязмасын күрсәтте. Фикер алышканда, Мансур Гыйләҗев Исхакый шәхесен теманы күтәреп чыгу өчен калкан итеп куллануларын әйтте.

Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән икенче спектакль дә тамашачыга ниндидер яшерен эпизодлар тәкъдим итергә мөмкин. “Премьерага кадәр бернинди комментарийлар бирмибез – интрига булсын”, - диде театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, рәссам - Булат Ибраһимов. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Сабирҗанов, Олег Фазылҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Ләйсән Рәхимова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм яшь артистлар Фәннүр Мәхәммәтҗанов, Алмаз Борһанов, Артур Шәйдуллин, Эльвир Сәлимов, Айгөл Абашева, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров һәм Илнур Закиров катнашалар.

“Тормышмы бу?” спектакльнең премьерасы 13, 14 һәм 24 апрель көннәрендә була.

татар-информ

Фото: kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
518
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
124
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
521
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
544
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
522
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1016
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы