Камал театрында татар театры белән мәктәп багланышлары турында фикер алыштылар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында театр белән мәктәп системасының багланышлары һәм хезмәттәшлек перспективалары хакында җитди сөйләшү булды. Камал театры җитәкче...
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында театр белән мәктәп системасының багланышлары һәм хезмәттәшлек перспективалары хакында җитди сөйләшү булды. Камал театры җитәкчелеге Казан федераль университет белән берлектә "Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинар оештырды. Педагогик лабораториядә 300ләп педагогик хезмәткәр катнашты.
Семинарны Камал театры директоры Илфир Якупов ачып җибәрде. Ул театрның бик актив рәвештә мәктәпләр белән эшли башлавын, әмма, ни кызганыч, кайбер мәктәп җитәкчеләренең артистларны кабул итәргә теләмәвен әйтте: "Безнең килүебез мәктәпләрдән бернинди финанс чыгымнар сорамый. Безнең артистлар килә һәм очрашу ясый - шул гына, - диде ул. - Без бу семинарларны еш уздырачакбыз һәм иң пассив мәктәпләргә дә барып җитәчәкбез. Илфир Якупов театр технологияләрен белгән укытучыга бала күңеленә барып җитү җиңелрәк булачагына ышаныч белдерде һәм үзләренең бу алымнар белән бүлешергә әзер булуларын билгеләп үтте.
Катнашучыларны Казан мәгариф идарәсенең методик үзәге директоры Роза Шәяхмәтова сәламләде. Семинарны оештыручыларның берсе Әнвәр Хаҗиәхмәтов педагогларны активрак булырга чакырды. Казан рус яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева театрның мәктәп белән эшләү алымнары һәм перспективалар турында сөйләде.
Татарстан районнарының белем бирү оешмалары җитәкчеләре, оештыручы педагоглар, сыйныф җитәкчеләре, аспирантлар алдында Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, театрның музыка бүлеге мөдире Фуат Әбүбәкеров, театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовлар чыгыш ясады. Семинарда Гавана университетының кафедра мөдире Орландо Габриэль Карденаз Фернандес, Индонезия Республикасы магистранты Чендана Виненсия Лефрианита катнаша. Алар мәгариф системасында театраль педагогиканың әһәмияте турында чыгышлар әзерләгәннәр.
Семинар кичке 18.00 сәгатькә кадәр барачак һәм соңыннан катнашучылар Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Әрем исе" спектаклен караячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк