Камаллылар И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" әсәре буенча спектакль эскизында катнаша
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Камал театры артистлары Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш белән Ибраһим Сәләховның "Колыма хикәяләре" ("Черная Колыма") әсәре буенча спектакль эскизы әзерли. Бу турыда те...
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Камал театры артистлары Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш белән Ибраһим Сәләховның "Колыма хикәяләре" ("Черная Колыма") әсәре буенча спектакль эскизы әзерли. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
17-27 майда Казанда "Город АРТ-подготовка" лабораториясе үтә. Әлеге проект кысаларында Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш Камал театры артистлары белән И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" ("Тайгак кичү") әсәре буенча спектакль эскизы әзерли, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Тамаша 26 һәм 27 майда "Угол" иҗат лабораториясендә күрсәтелә. Эскизның кураторы — журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов.
Эскизда Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Алсу Каюмова, Алмаз Сабирҗанов, шулай ук Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гюльвердиева, Алмаз Борһанов катнаша.
- Камал театры - "Города АРТ-подготовка" лабораториясенең һәм "Живой город" үткәргән башка проекларның да даими катнашучысы. Узган ел шушы проект кысаларында Гоголь-үзәкнең яшь режиссеры Евгений Беркович Камал театры артистлары белән архив материаллары буенча "Заман тавышларын тыңлаганда" спектакле эскизын тәкъдим иткәннәр иде.
- Ибраһим Сәлахов (1911-1998) - "Парасат" (Казахстан) ордены кавалеры, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Күкшәтау шәһәренең мактаулы гражданины.
- И. Сәлаховның "Колыма хикәяләре" ("Тайгак кичү") әсәре татар әдәбиятында шәхес культы чорын "ачык текст" белән сурәтләгән беренче әсәр булып санала. 1991 елда "Колыма хикәяләре" ("Черная Колыма") әсәре рус теленә тәрҗемә ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк