Борһанов Казанда WorldSkills Russia-2018 финалы катнашучыларын сайлап алу ярышларын ачты
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Казанда ТР премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында VI «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia - 2018 Илкүләм чемпионаты финалы...
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Казанда ТР премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында VI «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia - 2018 Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларны сайлап алу ярышларын ачу тантанасы булды. Чара Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында узды.
«Бәйгедә яшүсмерләр дә, өлкәнрәк категориягә караган вәкилләр дә тәкъдим ителгән. Әлеге чараны үзебезнең республикада, аның башкаласында кабул итәбез һәм моңа куанмый мөмкин түгел. Алар Татарстанда алгарыш этәргечләре булып тора», - дип белдерде Рафис Борһанов сәламләү чыгышында.
«Безгә ТР Президенты да, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге дә ярдәм күрсәтте», - диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.
«Бу хәрәкәт безгә нәрсә бирә? Без дөньяның иң яхшы стандартларын үз күзләребез белән күрә, үзебезнең белем бирү стандартларын аларныкы белән чагыштырып карый алабыз. Безнең максат – көндәшлеккә сәләтле булу», - дип сүзен йомгаклады министр.
- Ярымфиналда Россиянең 57 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, 148 конкурсант һәм 140 эксперт катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк