Камаллылар "Кояшлы" реабилитация үзәгендә балалар белән очрашу оештырды
Кичә, 7 февральдә, Камал театры "Кояшлы" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен Реабилитация үзәгендә күңел ачу программасы оештырдылар. Камал актерлары вокал, бию номерлары һәм "Кәҗә, са...
Кичә, 7 февральдә, Камал театры "Кояшлы" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен Реабилитация үзәгендә күңел ачу программасы оештырдылар. Камал актерлары вокал, бию номерлары һәм "Кәҗә, сарык һ.б." спекталеннән өзекләр кергән кызыклы программа күрсәттеләр. Чарада Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Сабирҗанов һәм Әхмәт Кәримов һәм шулай ук театрның яшь актерлары Айгөл Абашева, Эльвир Сәлимов, Артур Шәйдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Алмаз Борһанов, Раил Шәмсуаров һәм Ришат Әхмәдуллин катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк