Камаллылар Кытайдан кайтты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
14 һәм 15 декабрьдә Нанкин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен тә...
14 һәм 15 декабрьдә Нанкин шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль Ибсен Халыкара институты һәм дөньядагы иң борынгы университетларның берсе – Нанкин университеты оештырган «Күчеп йөрүче дөньялар» фестивале кысаларында уйналды.
Спектакльләрдән тыш, фестиваль көннәрендә Нанкин университеты студентлары һәм форумда катнашучылар өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев лаборатория үткәрде. Ә Камал театры директоры Илфир Якупов түгәрәк өстәлдә катнашты.
«Килмешәк» мистик драмасы – 2010 елда сәнгать өлкәсендәге халыкара бәйләнешләрне үстерү максатыннан Ibsen International Норвегия оешмасы үткәргән лабораториядә язылды. Әлеге лабораториядә берничә тема тәкъдим ителде: кеше хокуклары, әйләнә-тирә дөньяны саклау, шәхес иреге, ришвәтчелеккә каршы көрәш. Семинарда конкурста сайлап алынган төрле илләрдән сигез автор катнашты: Италия, КАР, АКШ, Норвегия, Кытай. Дәресләр 3 ел дәвамында Кытайда – Пекин, Шанхай, Гуанчжоу шәһәрләрендә үтте. Лабораториядә Россиядән драматург Сөмбел Гаффарова катнашты. Проект кысаларында авторлар миграция, кешеләрне мәҗбүриләп күчендерү турында инглиз телендә пьесалар яздылар.
Чыганак: kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк