Канадада эсселектән күп кеше үлгән
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Канаданың көньяк провинциясе Квебекта 19 кеше аномаль эсселектән үлгән. Бу турыда җирле сәламәтлек саклау органнарына сылтама белән, ТАСС хәбәр итте. Төбәктә аномаль...
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Канаданың көньяк провинциясе Квебекта 19 кеше аномаль эсселектән үлгән. Бу турыда җирле сәламәтлек саклау органнарына сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.
Төбәктә аномаль эссе һава торышы узган ялларда башланган. 19 кешенең 12се Квебекның иң зур шәһәре Монреальдә үлгән.
Монреаль Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Милен Дрюон хроник авырулары, психик тайпылышлары булган, ялгыз, кондиционерсыз озак вакыт торучылар үлү куркыныч бар дигән.
Аның сүзләре буенча, соңгы тапкыр аномаль эсселек 2010 елда булган. Бу вакытта эсселектән 106 кеше үлгән.
Метеорологлар җомгага кадәр биредә эссе һава торышы сакланачак дигән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк