"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде. (Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәто...
Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмының премьерасы һәм фильмны куючы төркем белән очрашу булачак. Әлеге фильмның Казанда күрсәтелүе аның куючы операторы Казан егете Айдар Шәрипов булу белән бәйле. Канн кинофестивалендә катнашкан фильмны Казанда Айдар Шәрипов тәкъдим итәчәк. Фильмның Казанда күрсәтеләчәген Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова раслады.
«Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашты. Айдар Шәрипов – дәрәҗәле Канн халыкара кинофестиваленә барып җитә алган беренче татар егете. Айдар Шәриповны Татарстан журналистлары арасыннан иң беренче булып «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы котлады һәм ул беренче интервьюсын да «Татар-информ»га бирде. «Ласковое безразличие мира» фильмының Казан кинофестивале кысаларында күрсәтелү идеясен дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тәкъдим итте.
71нче Канн халыкара кинофестивале 2018 елның 8 – 19 маенда үтте. Казан халыкара мөселман кинофестивале традицион рәвештә 5 -11 сентябрьдә үтәчәк.
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк